Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче бер кешегә карантинны бозган өчен 10 мең сум штраф салынды

Чит илдән кайткач, ир ике атна карантинда торырга тиеш була.

Шушы көннәрдә район суды 1963 елгы кукмаралыга карата административ хокук бозу турындагы эшне карады. Ул халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны, гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын бозуда, әйләнә-тирәдәгеләргә авыру таралу куркынычы туганда кертелгән чараларны үтәмәүдә гаепләнә.

3 апрель көнне 17 сәгать 10 минутта Кукмара кешесе чит дәүләт территориясеннән кайткач, изоляция режимына бәйле таләпләрне боза һәм җәмәгать урынына чыга.

Административ җәза билгеләгәндә суд тарафыннан хокук бозуның характеры, гаепленең шәхесе, аның милке, җаваплылыкны йомшартучы шартлар исәпкә алынды. Аңа 10 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев