Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче 58 яшьлек ир кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Суд аңа 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән.

Кукмарада кабат исерек килеш руль артына утырган 58 яшьлек ир хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

«2020 елның 16 гыйнварында Янсыбы авылының Майская урамында юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан Лада Калина автомобиле белән идарә иткән исерек хәлдәге ир-ат тоткарлана», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Документларын тикшергәндә аның элегрәк тә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган.

Ир үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk