Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгында 58 яшьлек ир-ат һәлак булган

Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан дип фаразлана

Кукмарада биш катлы йортта чыккан янгында 58 яшьлек ир-ат үлгән. Ул тәмәке тартканда сак булмаган, дип яза Татар-информ.

«Бүген 1.42 сәгатьә 112 ашыгыч хезмәтенә Кукмараның Ворошилов урамында бишкатлы йортның икенче катындагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Чакыру буенча килгән 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре өченче подъездда төтен чыгуын күргән. Йорта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче фатирдан чыкканнар. Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә янгын чыккан фатирда ир-ат калган булырга мөмкинлеген хәбәр иткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр ишекне ватканнар һәм төтен таралган фатир эченә кергәннәр. Диван янында идәндә 58 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Янгын 12 квадрат метрдагы мебельне һәм әйберләрне юк иткән. Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Фото: ГУ МЧС РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев