Кукмарада Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына олы хөрмәт белдерелде, вафат булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Бүген, 1 июльдә, Россиядә истәлекле дата — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу мөһим датаны Кукмарада да зурлап уздырдылар. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егатләр һәм башкалар катнашты.
Әлеге истәлекле көн автоузыш белән башланып китте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары җыелып, Кукмараның элеккеге кирпеч заводы яныннан үзәккә, аннары яңа зиратка кадәр әләмнәр белән машиналарда хәрәкәт иттеләр. Аннары яңа татар һәм рус зиратларындагы Батырлар аллеясенә чәчәкләр салдылар.
Шулай ук бүген әфганчы Шамил Касыймов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Батыр солдат 1963 елда Кукмарада күпбалалы гаиләдә дөньяга килә, беренче мәктәпне тәмамлый. Ә 1982 елда район хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясенә алына. 1984 елга кадәр сержант автомобиль бүлегенең командиры булып хезмәт итә. «Сугышчан казанышлары өчен», «Рәхмәтле әфган халкыннан» медальләре белән бүләкләнә.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Озакламый гаилә кора. Алар тормыш иптәше Елена Ильинична белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Шамил Мәгъсүм улы хезмәт юлын Сарман районында прокуратурада тикшерүче буларак башлап җибәрә, шул ук вакытта «Әфганчылар Союзы» рәисе булып тора.
«Шамил белән университетта укыганда ук танышып, дуслашып киттек. Язмыштыр, күрәсең, аны нәкъ безнең районга эшкә билгеләделәр. Дуслыгыбыз алга таба да дәвам итте. Шул вакытта ук үзенең нинди талантлы, булдыклы, кешелекле җитәкче икәнен күрсәтте. Сарман районында әфганчыларның территориаль бүлеген оештырды. Әфганчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итте. Кызганычка каршы, аның сугышта алган тән, җан җәрәхәтләре эзсез генә узмады, гомере кыска булды. Без якташлар белән һәрвакыт аны искә алабыз», — диде Сарман районыннан килгән Илдар Гыйззәтуллин.
Әфган сугышында катнашкан егетләр истәлегенә мемориаль такталар районыбызның һәр җирлегендә ачыла. Бу, беренчедән, хөрмәт билгесе булса, икенчедән, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора.
«Соңгы ун елда утыздан артык егетнең исеме мәңгеләштерелде. Быел исә бу — өченче истәлек тактасы. Еллар үткән саен, безнең дуслык үзенең көчен югалтмый. Илебез солдатлары Бөек Ватан сугышыннан соң барлыгы 42 хәрби хәрәкәттә катнашты. Әфганстан сугышына районнан барлыгы 227 егет китте, бүгенге көндә аларның 122се исән-сау, 270 Чечня сугышы ветераныбыз бар, ә махсус хәрби операциядә катнашучылар сигез йөздән артык. Шулай ук Таҗикстан, Сирия, Венгриядә хезмәт иттеләр. Без аларның барысын да белергә, батырлыкларын онытмаска тиеш», — диде хәрби хәрәкәт ветераннары Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Кукмара бүлеге рәисе Рашит Шакирҗанов.
Алга таба чара «Җиңү паркы»нда тантаналы митинг белән дәвам итте. Анда ил азатлыгы өчен көрәшкән егетләрне хөрмәтләделәр, яу кырында һәм аннан кайткач вафат булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Биредә хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән бергә махсус хәрби операциядә вафат булган солдатларның әти-әниләре, якыннары да катнаша, без барыгызга да чиксез рәхмәтле. Сез шундый кыю һәм батыр булмасагыз, без тыныч, рәхәт тормышта яши алмас идек», — дип хөрмәт сүзләрен ирештерде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Шулай ук бүген Күзмис авылыннан Александр Петровның әти-әнисенә һәм Кукмарадан Максим Мошкинның әнисенә улларының үлгәннән соң Батырлык ордены тапшырылды. Егетләр икесе дә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән булалар һәм яу кырында батырларча башларын салалар.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев