Кукмарада «Выль Джук» – удмурт халкының милли бәйрәме булды
«Выль Джук» беренче уңыш өлгергәч бәйрәм ителә.
Выль Джук – удмурт халкының беренче уңыш өлгерүгә багышланган милли бәйрәме. Башка елларда бу йола удмуртлар яшәгән авылларда гына искә алынса, быел, район күләмендә, Кукмараның Комсомол мәйданында бәйрәм ителде.
Удмурт халкы гомер-гомергә Җир-Анага, табигатькә якын яшәгән. Шуңадырмы аларның күп йолаларында табигатьне олылау, саклау чагыла.
Удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә Выль Джук – «беренче уңыштан пешерелгән арпа боткасы» дигәнне аңлата. Йола буенча бу көнне бөтен ризыкны яңа уңыштан әзерләргә кирәк. Кул көче белән киптерегән бодай бөртекләрен тарттырып, он ясаганнар, шуннан икмәк пешергәннәр. Солыдан кисель болгатканнар. Кырлардан алып кайткан бодай һәм арпа башакларын, яшелчә яфракларын ашка тыгып изгеләндергәннәр. Шуннан соң мәҗүсиләрнең Инмар Алласына дога кылганнар, киләсе елда да мул уңыш булуын сораганнар. Һәр йортта тук башаклар һәм яшелчә яфраклары эленеп торырга тиеш булган. Йоланың төп өлеше булып, Инмар Алласына корбан китерү торган. Моның өчен ит, май салып пешерелгән ботканы махсус агач янына алып килгәннәр һәм әлеге агачка тасмалар бәйләгәннәр. Шуннан соң җыр-биюләр, күңел ачу башланган.
Шәһәребездә узган әлеге бәйрәм күпләр өчен яңалык булып торгандыр. Кукмараның Комсомол мәйданы кичә җете матур төсләргә буялган, шул ук вакытта ниндидер сихри көчкә ия булган зур бер дөньяны хәтерләтте. Монда удмурт халкының инде югалып барган йолаларын, милли ризыкларын, зәвыклы киемнәрен, җыр-биюләрен, уеннарын һәм шул йолаларга бүгенге көндә дә тугры калган шат күңелле удмурт кешесен күрергә була иде.
Эстрада йолдызлары Иван Котельников һәм аның иҗади төркеменең җырларына биеп, Ури-бери Оринаның күңелле уеннарында катнашып, ихластан көлеп, татарлар да, руслар да, марилар да, гомумән, бөтен Кукмара халкы рәхәтләнеп ял итте.
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев