Кукмарада волонтерлар 62нче тапкыр ярдәм алып китте
Сентябрь аенда мондый сәфәр ике тапкыр булачак.
«Сугышчан кардәшлек Кукмара» сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының Кукмара иҗтимагый хәрәкәте егетләре 62нче тапкыр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар йөк озатты. Сентябрь аенда мондый сәфәр ике тапкыр булачак. Алдагысында алар белән бергә район башлыгы да юлга чыгар дип көтелә.
Без барган вакытта волонтерларның машинага йөк төягән чаклары иде. Ә территориядә махсус хәрби операция зонасына китәсе техника тезелгән. Анда төрле мотоцикл, машиналар бар. Кайберсен инде бу юлы ук егетләргә озатачаклар, калганнарын икенче сәфәргә әзерләп куячаклар.
«Егетләрдән килгән заявка буенча ике питбайк мотоциклы әзерләдек. Аларның һәрберсе — 150 мең сумлык. Бу — бик яхшы техника, тиз хәрәкәтләнер өчен егетләргә бик кирәк. Купка авылыннан „Урал“ мотоциклы алынды. Аны да шушы арада тикшереп карап, алга таба озатырга хәстәрләп куячакбыз. ИЖ мотоциклы әлегә сыналмаган. Аны Түбән Казаклардан бушка бирделәр. ВАЗ-2106 автомобиле дә үз чиратын көтә, ул инде ремонтланган, техник күзәтү үткәрелгән, аның булачак хуҗасы да билгеле. Ул Яр Чаллы волонтерларының ярдәме белән алынды. Моннан тыш, район ике Нива машинасы бирде. Әлбәттә, машиналар махсус хәрби операция зонасына буш китмәячәк, егетләрне сөендерергә төрле кирәк-яраклар, гуманитар ярдәм төйибез. Шулай ук агач материаллары да әзерләп куйдык, бик сорыйлар, кирәк ул аларга. Чөнки ротация бара, бер урыннан икенчесенә күчәләр. Әле алдагы атналарда гына алгы сызыктан ике КамАЗ машинасы кайтты. Аларга 40 кубометр тирәсе нәкъ менә агач материаллары төяп җибәргән идек. Такталарны Киров өлкәсе, Мамадыш һәм Кукмара районнарының эшмәкәрләре бирде. Шулай ук егетләргә пленка кирәк. Район ярдәме белән алты зур төргәк пленкалар сатып алынды», — дип сөйләде Кукмара иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә гуманитар ярдәм башлыча егетләр җибәргән исемлек буенча туплана.
«Булышучылар бик күп, гуманитар ярдәм җыелып тора. Кайбер кешеләр бер тапкыр булыштык та шуның белән булды дип уйлыйлар. Әмма махсус хәрби операция дәвам итә. Егетләргә безнең терәк кирәк, заявкалар килеп тора. Ә без аларга булдыра алган кадәр булышырга тырышабыз», — диде ул.
Раиф Шакирҗанов «Сугышчан кардәшлек Кукмара» оешмасы базасында райондашлардан килгән ярдәмне кабул итеп тора.
«Бер ярдәм иткән кеше бервакытта да читтә калмый инде ул. Авыл җирлекләре, төрле оешмалар активлыкларын бервакытта да туктатмыйлар. Егетләрдән нинди генә сорау булса да табарга, булдырырга тырышалар. Кайбер гаиләләр ай саен үзләреннән өлеш чыгаралар. Шоколад, сохари, консервлар, кайнатылган сөт һәм башка азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары китерәләр», — диде ул.
Гуманитар ярдәм төяүче волонтерлар арасында Кукмарадан отставкадагы өченче ранг капитаны Николай Петухов та бар иде. Ул үзе дә ике тапкыр солдатлар янына барып кайткан.
«Безнең хезмәтебез юкка түгел, егетләргә ярдәм кирәк. Махсус хәрби операция зонасында егетләр безне күргәч, халык ташламый дип, шулхәтле сөенәләр, шатлыктан еламыйлар гына. Алар безне, ярдәмне көтәләр. Анда кукмаралылар гына түгел, бөтен Россия буенча җыелганнар, әмма барысы да — безнекеләр. Алар туган ил өчен көрәшәләр», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев