Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Ватанны саклаучылар» фонды хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен кайгырта

Райондашларны күбрәк социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә юридик ярдәм күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы, психологик һәм медицина ярдәме алу буенча сораулар кызыксындыра.

Июнь аеннан Россия Президенты Владимир Путинның инициативасы белән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да «Ватанны саклаучылар» дигән дәүләт фонды эшли башлады. Элегрәк Кукмара районы Балтачның социаль координаторларына беркетелгән иде. 1 ноябрьдән Кукмара районында  социаль координатор вазыйфасын Гөлзия Хисмәтуллина башкара. 

— Гөлзия ханым, фондның максат һәм бурычлары, төп юнәлешләре белән таныштырып узсагыз иде. 

— Безнең төп бурыч — махсус хәрби операция зонасы ветераннарына, шунда гомере өзелгән хәрбиләрнең якыннарына адреслы ярдәм чаралары күрсәтү. Берәүләр социаль, медицина реабилитациясенә мохтаҗ булса, икенчеләр шифаханәләрдә дәвалану өчен юллама, медикаментлар алу буенча кыенлыклар белән очрашкандыр, бәлки кемнәргәдер өстәмә уку, хезмәт квалификациясен күтәрү, эшкә урнашу буенча ярдәм кирәктер — фонд авыр тормыш хәлендә калучыларның, проблемалары булганнарның берсен дә игътибардан читтә калдырмый. Шулай ук биредә физик мөмкинлеге чикле кешеләргә тернәкләнү чаралары һәм протезлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, аларның торакларын шәхси ихтыяҗлары буенча яраклаштыру ярдәме дә күрсәтелә, психологик консультацияләр бирелә. 

— Сезгә башлыча нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

— Райондашларны күбрәк социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә юридик ярдәм күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы, психологик һәм медицина ярдәме алу буенча сораулар кызыксындыра. Без мөрәҗәгатьләрнең нинди булуына карап, «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү, күпфункцияле үзәк һәм башка учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шулай ук проблемаларны язып, адвокат һәм юристларга да юллыйбыз, тәфсилле аңлатмалар алабыз. 

— Ветераннарны махсус проектларга тартуны кирәк дип саныйсызмы?

— Әлбәттә, кирәк. Шуны да әйтеп узыйм: фондның тагын бер мөһим максаты — патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтер һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый проектларга махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итү. Моннан тыш, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды хәрбиләргә, батырларча һәлак булган Геройларның гаиләләренә ярдәм итүче коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары белән дә хезмәттәшлек итә. 

Кызганыч, районда кайгы җиле каккан гаиләләр дә юк түгел. Ветераннар, аларның гаиләләре, һәлак булган якташларның якыннары проблемалар белән бер үзләре генә калырга тиеш түгел. Без алар белән очрашырга, ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. 

Социаль координатор Хисмәтуллина Гөлзия Сәлмән кызы түбәндәге адрес буенча кабул итә:

Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15нче йорт, район Башкарма комитеты бинасы, 3нче кат, 305нче кабинет. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-70-55. 89397304550.  Эш сәгате - иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 5кә кадәр.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 24 районында 51 социаль координатор эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев