Кукмарада үтерү белән янаган һәм хатынының сәламәтлегенә зыян китергән өчен ир-атны хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 49 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул корал яки корал сыйфатында кулланыла торган әйберләр белән кешенең сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү, үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнә.
Березняк авылында яшәүче 2025 елның 1 гыйнварында төнлә өендә хатыны белән талаша. Шунда ул хатынының муенын кием якасы белән әйләндереп ала һәм, үтерү белән янап, буа башлый. Шулай ук хатынның кулына утын агачы ыргыта, нәтиҗәдә аның бер бармагы сына.
Ир-ат үз гаебен таныды.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев