Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада улына 1,2 миллион сум алимент бурычы җыелган хатын суд каршына басачак

36 яшьлек хатын 2012 елның декабреннән бирле балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләмәгән.

Кукмара районы прокуратурасы 36 яшьлек җирле ханымга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәүдә гаепләнә.

Эш материаллары буенча, хатын-кыз 2012 елның декабреннән бирле балигъ булмаган улын тәрбияләү өчен акча түләмәгән. Алиментлар түләмәгән өчен аны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар.

Аның гомуми бурычы 1,2 миллион сумнан артып киткән. Хатын үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев