Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада тракторга ут капкан

Бу хәл бер оешма территориясендә булган.

Бүген иртән Кукмарада трактор яна. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

«9 май көнне 4.57 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пунктына тракторның януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә гомуми мәйданы 3 квадрат метр булган К-150 тракторының януы ачыкланды. Ул бер оешма территориясенә туктаганлыктан, янәшә торган йөк автомобильләренә ут таралу куркынычы бар иде», - диделәр янгын частенда.

Янгын нәтиҗәсендә К-150 тракторының 3 квадрат метр мәйдандагы кабинасы һәм моторына зыян килә.

фото: районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk