Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Түбән Новгород өлкәсе кешесенә карата хөкем карары чыгарылды

Онлайн аферист 161 610 сум күләмендә акча урлаган.

Кукмара районы суды караклыкта гаепләнүче Түбән Новгород өлкәсенең 21 яшьлек кешесенә карата җинаять эшен карады. Бу хакта район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның 4 августыннан 28 августына кадәр гаепләнүче, үз гамәлләренең иҗтимагый куркыныч характерын аңлаган килеш, зыян күрүчеләрне алдау юлы белән сынап карау өчен бөртекле культуралар тәкъдим итә һәм 161 610 сум күләмендә акча урлый.

Хөкем ителүче интернет челтәре һәм бушлай игъланнар сайты ярдәмендә бөртекле культуралар сату турында ялган мәгълүмат урнаштырган. Шуннан соң сатып алучыларны телефон аша сөйләшүләр һәм язышулар ярдәмендә үзенә ышандыра, алдан ук банк картасына акча күчерергә кирәклеген әйтә. Бу вакытта үзенең бөртекле культураларны җибәрергә нияте дә, мөмкинлеге дә булмый.

Аңа ышанган гражданнар, ир-егетнең җинаятьчел ниятләре турында шикләнмичә, ашлык өчен акча күчергәннәр.

Судта хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды, белдерелгән гаепләү белән килеште һәм, тәүбә итеп, үз теләге белән зыянны каплады. Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

Фото: «Татар-информ» МА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев