Кукмарада танышының сәламәтлегенә зыян китергән ир-атны хөкем итәчәкләр
Гаепләнүче үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 49 яшьлек райондашыбызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зыян китерүдә гаепләнә.
Ачыкланганча, 2025 елның 9 февраль төнендә гаепләнүче Кукмара шәһәрендәге йортларның берсенең ишегалдында дусты белән әйткәләшә. Конфликт вакытында ул йодрыгы белән танышының баш өлешенә 2 тапкыр суга, зыян күрүче җиргә егыла. Шуннан соң да гаепләнүче суккалавын дәвам итә, аңа җәрәхәтләр китерә.
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җинаять эше судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев