Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

Ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды.

Район Мәдәният йортында совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулуга багышланган «Вакыт сезне сайлады» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Кукмарада сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

Чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшина, районның хәрби комиссары Альберт Гомәров, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар сәламләде. Алар хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәтләрен белдереп, саулык-сәламәтлек теләде. Шулай ук ветераннарга 35 еллык юбилей медальләре тапшырылды.

Кукмарада сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

«Моннан 35 ел элек соңгы совет солдаты Әфганстан җиреннән чыгарылды. 227 райондашыбыз Әфганстанда булып, ил тынычлыгы өчен көрәште. Дүрт егетебез чит җирләрдә башын салды. Ел дәвамында районда әфганчылар хөрмәтенә бик күп чаралар үткәрелә. Район җитәкчелеге, төрле оешма җитәкчеләренең ярдәме белән мемориал ачылды, анда егетләребезнең исемнәре мәңгеләштерелде. Шулай бик зур эш — китап чыгардык. Самбо, чаңгы, хоккей һәм башка төрле спорт ярышлары оештырыла. Һәр җирлектә егетләрне зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Бик зур рәхмәт», — диде Рәшит Шакирҗанов.

Кукмарада сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев