Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр

1 июль көнне Россиядә Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу – илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән ир-егетләрне хөрмәтләү, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерү, кайнар нокталарда, шулай ук туган якларына әйләнеп кайтканнан соң вафат булган якташларны искә алу көне.

Кукмарада сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган тантаналы чара район Мәдәният йортында оештырылган иде. Кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашларыбызны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Кукмараның сугышчы—интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, район хәрби комиссары Альберт Гомәровлар сәламләп, хезмәтләре өчен тирән ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен ирештерделәр. 

— Без бүген сугыш хәрәкәтләрендә һәм аннан кайтканнан соң вафат булган якташларның каберләрен зыярәт кылдык, гаиләләре белән очрашып, хәлләрен белештек. Алар һәрвакыт безнең күңелләрдә. Ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур хезмәт алып барабыз. Тиздән яңа һәйкәл эшләргә уйлыйбыз. Анда бер генә фамилия дә онытылып калырга тиеш түгел, — диде Рәшит Шакирҗанов. 

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташыбыз Үрәсбаш авылыннан Денис Бектин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аны егетнең әнисе Светлана Богдановага тапшырдылар. 

Махсус хәрби операциядә катнашкан Кукмара егете, ефрейтор Расим Мәҗитовка Россия Кораллы Көчләре Югары Башкомандующие Владимир Путинның Рәхмәте, Алмаз Гариповка «Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев