Кукмарада су, чисталык, җылылык турында сөйләштеләр
Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников килде.
Башкала кунагы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин белән очрашты, аннары каты көнкүреш калдыклары полигоны, чистарту корылмаларының эшчәнлеге белән танышты.
Су — яшәү чыганагы
Безнең районда чистарту корылмалары 1978 елларда төзелгән, якын-тирә районнар белән чагыштырганда бик иске саналалар. Аларны 90 процент тузган дип әйтергә була, диделәр. Шуңа күрә әлеге корылмалар реконструкция таләп итә. Ә заманында бу бик көчле су чистарткыч була.
«Чистарту корылмаларындагы насосларның җитештерүчәнлеге тәүлеккә 5 мең кубка исәпләнгән. Билгеле, завод-фабрикалар күп вакытта ул тулы куәтенә эшләгән. Әмма күп предприятиеләр эшен туктаткан заманда аңа йөкләнеш кимегән. Соңгы елларда Кукмарада яңадан үсеш күзәтелә: яңа йортлар салына, завод-предприятиеләр ачыла, һәм алар үзәк канализация системасына тоташтырыла. Димәк, чистарту корылмаларына тагын эш арта дигән сүз», — дип билгеләп үтте Азат Гарифуллин.
2016 елга кадәр «Кукмара чистарту корылмалары» аерым оешма булып исәпләнгән, әмма ул банкротлыкка чыкканнан соң, аларны «ВодоТехноСервис» карамагына тапшырганнар. Әлеге оешма җитәкчесе Наил Гыймадиев сүзләренә караганда, биредә реконструкция эшләре башкару өчен проект эшләнгән, әмма илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә тукталып калган. Моннан тыш, су чыккан өчен (водоотведение) тарифлар бик түбән, ул үзен-үзе акламый, ди җитәкче.
«Кукмара буенча канализация линиясе 37 чакрымнан артып китә. Ә чистарту корылмаларында көн саен уртача 1800 куб/метр су чистартыла. Ул өч чистарту этабы уза, ә дүртенчесендә хлорлана. Әлеге корылмада тулысынча диярлек кул хезмәте кулланыла. Җыелгач, чүп чистартыла. Салфеткаларны чиләкләп җыеп алабыз. Райондашлар кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр, аларны канализациягә ташламасыннар иде. Чөнки бу салфеткалар чистарту насосларын гына түгел, канализация линияләрен дә тыгылдыра. Ял көннәрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын дип, һәр җомга көнне бригада Кукмара буенча чыгып, проблемалы урыннарны карап кайта. Ә ел саен берәр линия тулысынча туктатылып, генераль чистарту үткәрелә, тулысынча юыла. Чистарту корылмаларындагы су пробалары көн саен лабораториядә тикшерелә. Елгага тиешле нормативларга туры килгән су чыга», — дип сөйләде биредә мастер булып эшләүче Рөстәм Абдуллин.
Ул 18 ел элек хезмәтен слесарь буларак башлап җибәргән булган. Хәзерге вакытта монда егерме ике кеше хезмәт куя икән.
Кукмара көннән-көн үсә, яңа урамнар, йортлар барлыкка килә, шул сәбәпле суга ихтыяҗ арта. Бу бигрәк тә эссе җәй көннәрендә сизелә, чөнки арада исәпләү приборларыннан тыш судан файдаланучы, гаделсез кешеләр дә була.
«Су проблемасы һәм аннан чыгу юллары турында бик күп сөйләргә була, тик аның белән генә мәсьәлә хәл ителмәячәк. Билгеле, район үсә, шуңа күрә яңа су зоналары төзү, өстәмә башнялар урнаштыру буенча да эш алып барыла. Эссе көннәрне районда суны җиткезеп булмый, гәрчә барлык скважиналар төзек хәлдә булса да. Башка вакытта сусызлыктан зарланучылар юк бит. Проблеманың нигезе бакчаларга тәртипсез рәвештә су сиптерүгә барып тоташа. Бу чорда без төрле кисәтү эшләре алып барабыз, шәхси хуҗалыкларга рейдлар үткәрәбез, газета-радио аша игъланнар бирәбез. Әмма проблема актуаль булып кала, кайбер урамнар сусызлыктан интегә. Бу бигрәк тә Нур Баян микрорайонына кагыла», — диде Наил Гыймадиев.
Җылылык
Шулай ук очрашу барышында сүз җылылык темасына да кагылды. Бүгенге көндә Кукмарада «Инженерлык челтәре»нә караган 10 котельная аша җылытыла торган Ленин, Нур Баян, Гафиятуллин, Чехов, Восточная урамнарында 10 йорт бар.
«Әлеге йортларны җылыту үзен-үзе акламый, чөнки котельнаяларга йөкләнеш аз, шуңа күрә ике контурлы газ котеллары урнаштыру мөмкинлеген карарга кирәк», — диде Наил Гыймадиев.
Тик бу йортлар газ котелы кую өчен таләпләргә туры килми икән.
Югыйсә, халык та моңа карата уңай фикердә, каршылыклар юк, диделәр. Дмитрий Аркадьевич бу очракта электр котеллары урнаштыру вариантын карарга киңәш итте.
«Соңгы елларда газ бәяләре үсә, аңа таләпләр дә көннән-көн катгыйлана, гомумән, куркынычсызлык ягыннан да электр котеллары күпкә отышлы. Шуңа күрә барысын да уйлап, фатирларны җылыту өчен күпме электр энергиясе кирәк булуын исәпләп карарга кирәк», — дип билгеләп үтте ул.
Чүп җыю һәрвакыт сораулар тудыра
Барыбыз да чисталыкны ярата, әмма кайберәүләр аны саклый белми яки сакларга теләми. Азат Харис улы халыкны борчый торган иң актуаль сорауларның берсе — чүп җыю мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Халык җыеннары очрашулар вакытында әлеге темага карата мөрәҗәгатьләр күп була. Ни өчен чүп җыючылар агач ботакларын алып китми, иске диван һәм башка җиһазларны кая куясы? Шуның аркасында соңгы вакытта авылларда елга, инеш, урман буйларында санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килә башлады. Әмма төзелештән чыккан кирпеч, бетон кисәкләре, сүтелгән корылмалар, бүрәнә, такта кебек әйберләр, агач ботаклары каты көнкүреш калдыгы булып исәпләнми. Шуңа күрә аларны чүп савытларына ташлау тыела.
«Яз айларында зиратларда өмәләр башланып китә. Билгеле, бу вакытта чардуганнарны буйыйлар, чистарталар, чүп контейнеры тула. Ә калган айларда монда ул хәтле чүп чыкмый, шуңа күрә аның түләвен елга бер тапкыр гына башкара торган итәсе иде», — диде Азат Гарифуллин, авыл җирлеге башлыкларының мәнфәгатен кайгыртып.
«Эко-Сервис» оешмасы директоры Ирек Шәйхетдиновның сүзләренә караганда, Кукмара чүп полигоны 2000 елда кулланылышка тапшырылган, ул 5 гектар мәйданны били. Ел буена бирегә якынча 12 мең тонна чүп китерелә.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев