Кукмарада совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышлап, самбо буенча турнир уза
Анда 150 спортчы көч сынаша.
«Барс Арена» спорткомплексында Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгына багышланган республика күләмендә самбо буенча VII ачык турнир уза. Шулай ук быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм вафат булучылар истәлегенә дә үткәрелә.
Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Генерал-майор Вениамин Чубаренко, Татарстан Республикасы самбо Федерациясе башкарма директоры Альберт Вәлиуллов, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗановлар сәламләде.
«Сугыш кырында һәм туган якларына кайтып һәлак булган сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә әлеге турнир җиденче тапкыр оешырыла. Без сугышчы иптәшләребезне искә алабыз, аларга тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телим», - диде Рәшит Шакирҗанов.
«Барс Арена» спорткомплексы директоры, самбо буенча тренер Айрат Шәңгәрәевның сүзләренә караганда, бүгенге ярышта Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән, Киров өлкәсе, Башкортостан республикасыннан килгән 150 спортчы үз көчен сынап караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев