Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада социаль контракт буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Үз эшләрен булдырырга теләгән райондашлырыбыз комиссия әгъзалары каршында планнары белән уртаклашты, проектларын яклады.

Кукмарада социаль контракт буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Үз эшләрен булдырырга теләгән райондашлырыбыз комиссия әгъзалары каршында планнары белән уртаклашты, проектларын яклады.

Кукмарада социаль контракт буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Социаль контракт — социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында төзелгән килешү.

Кукмарада социаль контракт буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Үз эшен башларга теләгән райондашларыбыз арасында ашамлык, чәчәк кибетләре, шинолар мантажлау урыны ачарга, балалар киемнәре тегә башларга, трактор сатып алырга планлаштыручылар бар иде. Һәр очрак комиссия тарафыннан аерым каралып, нәтиҗә чыгарылды.

Кукмарадан Ләйсән Габдрахманова Үтәмешевлар урамында ашамлыклар кибете ачарга теләген белдерде. Ул хәзерге вакытта беркайда да эшләми, ике бала тәрбияли икән. Белеме буенча Ләйсән — хисапчы-икътисадчы.

«Ул тирәдә кибетләр юк, шуңа күрә халык та кызыксына, әгәр эшләп китсәк, бик яхшы булыр иде. Дәүләттән бирелә торган социаль ярдәм акчасына кибет өчен кирәк-ярак: витрина, суыткыч-шкаф, туңдыргычлар, үлчәүләр сатып алырга уйлыйм. Кибет өчен әти төзегән бина бар, шуны кулланачакбыз», — диде Ләйсән.

Ә Әсән-Елгадан Гөлназ Шәмиева балалар киемнәре тегәргә планлаштыра. Моның өчен профессиональ тегү машиналары алырга тели. Гөлназның тегү буенча тәҗрибәсе зур, ул 12 ел Кукмарадагы тегү фабрикаларының берсендә хезмәт куйган.

Рәзилә Сабирҗанова исә Зур Кукмарада чәчәк кибете ачарга планлаштыра. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча онлайн укый. Чәчәк кибете өчен ул бина арендалаячак.

«Дәүләттән бирелә торган акчага махсус суыткычлар сатып алачакмын. Сезон вакытында лаләләр сатканым булды. Әлеге эшне тагын да үстерергә телим», — дип сөйләде Рәзилә.

Аш-Буҗи авылыннан Илфар Тимеров исә трактор сатып алырга уйлый. Ул аңа вак суган үстерү белән шөгыльләнү өчен кирәк. Илфар 2020 елда әлеге ярдәмнән файдаланган булган, ул вакытта ул мотоблок сатып алган.

Кукмарада социаль контракт буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Социаль контракттан файдаланучылар, дәүләт ярдәме күчкәч, ике ай эчендә кирәкле әйберләрне алырга һәм чекларын тапшырырга, ай саен керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk