Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шәхси йортта зур янгын чыккан

Янгын Җәлилчеләр урамында була.

13 октябрьдә, 13:55 сәгатьтә 117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Глонасс-112 системасы буенча Кукмара шәһәренең Җәлилчеләр урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

Кукмарада шәхси йортта зур янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы ала һәм йорт, каралты-куралар эчендә беркем дә юклыгын әйтә. Веранда, торак йорт, мунча түбәләре һәм гаражның чормасы ачык ут белән яна торган була. Алга таба ялкынның күрше йортларга таралу куркынычы да була.

Кукмарада шәхси йортта зур янгын чыккан

Нәтиҗәдә 152 квадрат метр мәйданда чорма, торак йортның өлешчә эчке ягы һәм гараж түбәсе кара күмергә әйләнә. Алга таба янгынның күрше торак йортларга таралуына юл куелмый. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Кукмарада шәхси йортта зур янгын чыккан

Янгынның сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.

Кукмарада шәхси йортта зур янгын чыккан

Фото: 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев