Кукмарада шәхси йортта янгын чыккан
Янгын Кукмара шәһәренең Грибоедов урамында була.
Кичә сәгать 15.24тә Кукмараның Грибоедов урамындагы шәхси йортларның берсендә янгын чыга. 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына янгын чыгуы турында район эчке эшләр бүлегенең дежур ярдәмчесе җиткерә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләрне торак йорт хуҗасы каршы ала, өйдә кешеләр булмавын хәбәр итә. Йорт эче яна, көчле төтен чыга, ялкын телләренең йортның барлык мәйданы буенча күчү куркынычы була.
Янгын нәтиҗәсендә торак йорт бүлмәләренең диварлары һәм түшәменә зыян килә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның йортның барлык мәйданы буенча күчүенә юл куелмый.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев