Кукмарада рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклау турында фикер алыштылар
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Кукмарада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды, анда оешманың актив әгъзалары җыелды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та катнашты.
Көн тәртибенең төп темасы яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре, шулай ук татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру буенча башкарылган эшләргә хисап тоту иде.
Җирле бүлекчә рәисе Нияз Хәбибрахманов барлык катнашучыларны агымдагы эш һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Эшмәкәр Райнур Газизов яшүсмерләр белән элемтәгә, балаларны кечкенәдән дөрес тәрбияләүнең әһәмиятенә җентекләп тукталды. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина үзләренең эшчәнлекләре, үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
«Бездә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклап калу һәм аларны яшь буынга тапшыру буенча зур эшләр башкарыла. Мәгариф һәм дини учреждениеләр белән берлектә эшлибез. ЗАГСта, мәсәлән, Йөкле хатын-кызлар көне уздырылды. Булачак әниләргә гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз турында сөйләдек, сорауларга җаваплар бирдек. Балалар бакчалары белән дә актив эшчәнлек алып барабыз: „Татар кызы“ һәм „Татар малае“ бәйгеләрен үткәрәбез. Анда балалар гына түгел, аларның гаиләләре, тәрбиячеләре дә катнаша. Милли үзенчәлекне саклауга юнәлдерелгән бу чаралар өлкән һәм яшь буынны актив җәлеп итә, уникаль традицияләрне әби-бабайлардан оныкларга тапшырырга булыша», — диде Зөмәрә Җиһаншина.
Утырышта катнашучылар башкарылган эшләрдән канәгать булуларын белдерделәр һәм, районыбызда татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү эшенә битараф булмауларын искәртеп, киләчәккә планнар билгеләделәр.
«Кайсы гына юнәлешне алсак та, сезнең район — бар яктан үрнәк. Әмма киләчәк турында уйларга кирәк. Киләчәк буыннарга без нәрсә калдырачакбыз? Барысы да сезнең кулда», — дип нәтиҗә ясады Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.
фото: Эльвира Миннәхмштова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев