Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Рөстәм Үтәмешевка багышланган республикакүләм конференция булды

Сәләтле балаларны үстерү, аларны фәнни эшләргә тарту максатында үткәрелгән әлеге чарада республиканың уналты районыннан килгән 73 бала катнашты

“Галактика” балалар иҗат үзәгендә сәләтле бабаларны үстерү, аларны фәнгә тарту максатында “Зур фәндә минем Мин” дигән республикакүләм конференция үткәрелде. Әлеге чара якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевка багышланган иде. Конференциядә Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев һәм башкалар катнашты. Конференциядә республиканың 16 районнан килгән 73 укучы үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Әминә Хәмәтдинова (Кукмара гимназиясе) - “Декоратив-гамәли иҗат”, Ксения Муравьева (3нче урта мәктәп) – “Экология- биология”, Әлфинә Хаҗиева (Ядегәр урта мәктәбе) - “Туган төбәкне өйрәнү”, Васильев Илья (Поч. Кучук урта мәктәбе) “Техник иҗат”, Бөгелмә районыннан Руслан Гафиатуллин “Физика, астрономия, космонавтика” номинациясендә беренче урынны яуладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk