Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Россия эшмәкәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак

Чаралар 13.00 сәгатьтә башлана.

26 май, Россия эшмәкәрләре көнендә, Кукмарада бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта Кукмара районының рәсми сайты Инстаграмында хәбәр ителә.

13.00 сәгатьтә Кукмара районы китапханәсендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән «Урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Биредә үк 14.00 сәгатьтә урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре Татарстан Республикасы экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе белән очрашачак.

19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен концерт, спорт уеннары һәм дискотека оештырыла.

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев