Кукмарада «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды
Бүләкләү тантанасы район Мәдәният йортында булды.
Бүген район Мәдәният йортында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
"Ел укытучысы" номинациясендә – 30, "Педагогик дебют" номинациясендә – 8 һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә – 6 конкурсант катнашты.
"Россия ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесе кысаларында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең җиңүчеләре:
1. “Һөнәри осталык” номинациясендә Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы;
2. “Иҗади педагог” номинациясендә Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятова Чулпан Шамил кызы;
3. “Педагогик эзләнүләр һәм иҗадилык” номинациясендә Манзарас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Лилия Гаптенур кызы;
4. К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Рәсимә Мулланур кызы конкурс нәтиҗәләре буенча III урынга лаек дип табылды.
5. Кукмара 3нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бариева Диләрә Тәфкил кызы икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
6 А. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнанов Руслан Наил улы I урынны яулады.
“Педагогик дебют” номинациясендә лауреатлар:
1. К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Айсылу Роберт кызы;
2. Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәлахова Зөһрә Фәнис кызы;
“Педагогик дебют” номинациясендә призерлар:
1. Кукмара 4нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Касыймова Алия Камил кызы;
2. Кукмара 3нче номерлы урта мәктәбенең математика и информатика укытучысы Саматов Инсаф Ильшат улы;
“Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче - А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Минибаева Алина Илдус кызы.
Лауреат дипломы белән бүләкләнүчеләр:
1. Кукмара 3нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирова Зәлия Рафаил кызы;
2. А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөсәенова Анастасия Валерьевна.
Призерлар:
1. Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Чулпан Туфан кызы;
2. Кукмара 4нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әскәрова Чулпан Марат кызы;
Манзарас урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мулюкова Лилия Хамдовна «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев