Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район Мәдәният йортының иҗади төркеме шәһәр яны территорияләрендә концерт программасы белән чыгыш ясый

Программа ретро җырлардан төзелгән.

Район Мәдәният йортының иҗат төркеме Кукмара ишегалларында «Безнең ишегалды җырлары» программасы белән концерт куя.

Мондый чаралар Ворошилов-Майский тыкрыгы, Вахитов, Королев-Гафиятуллин, Эшчеләр тыкрыгы урамнарында оештырылган инде. 15 сентябрь көнне концерт Ленин урамының 155-157нче йортлары янында үткәрелер дип көтелә.

Район Мәдәният йортының режиссеры Рамил абый Сәләхетдиновның сүзләренә караганда, мондый очрашулар башка еллардан традиция буларак дәвам итә.

Программага халык яратып тыңлый торган ретро җырларны сайлаганнар. «Сердәш», «Сылу кызлар», «ЭВВА» вокаль ансамбльләре, аерым башкаручылар татар һәм рус телләрендә җырлыйлар, ә «Баламишкин» гармунчылар ансамбле матур, моңлы көйләр тәкъдим итә.

Очрашулар күңелле уза, диде Рамил абый, халык рәхәтләнеп кушылып җырлый, бии, тагын килегез, дип озатып калалар.

фото: Район Мәдәният йортыны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев