Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район Советының дүртенче чакырылыштагы 39нчы сессиясе үтте

Чираттагы сессиядә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне тикшерделәр.

Бүген район Советының дүртенче чакырылыштагы 39нчы сессиясе үтте. Чираттагы сессиядә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне тикшерделәр.

Аерым алганда, 2024-2026 елларга районда хокук тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш программасының ничек тормышка ашырылуына район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина анализ ясады. Шулай ук, шул ук вакытка исәпләнгән террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү чаралары турында да сөйләде. 

Көн тәртибендә 2025 елның беренче яртыеллыгында район бюджетының үтәлеше турындагы мәсьәлә дә бар иде. Бу турыда, 2025 елга һәм киләсе ике елга бюджетка төзәтмәләр кертү, шулай ук физик затлар кеременә салымнан район бюджетына күчерелә торган өстәмә нормативларны килештерү турындагы проектлар белән финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин таныштырды.

Сессиядә бюджет процессы турындагы нигезләмәгә, муниципаль хезмәт вазыйфаларын билгеләү турындагы карарга һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Шулай ук сайлау участоклары комиссияләре резервына яңа кандидатлар тәкъдим итү һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында да фикер алыштылар.

Район башлыгы Сергей Димитриев район Советы депутатларына мөрәҗәгать итеп, сессияне йомгаклау сүзләрен әйтте. «Мөгаен, Советның бу составтагы соңгы утырышы булыр» , диде ул һәм һәрбер депутатның биш ел дәвамында күрсәткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

«Сезнең депутатлык чорында без районыбыз өчен бик күп мөһим бурычларны бергәләп хәл иттек, гражданнарыбызның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән мөһим проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыра алдык», — диде ул.

Сергей Димитриев киләсе сентябрьдә узачак сайлауларга тукталып, район Советының яңа составын сайлаячагыбызны искәртте. Ул, депутатларның күпчелегенең киләсе чакырылышта да үз эшчәнлекләрен дәвам итәчәгенә һәм район файдасына уртак эшне алып барачакларына ышаныч белдерде.

«Сезнең хезмәттәшлегегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм сайлаучыларыбыз мәнфәгатьләренә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Алда әле уртак бурычлар һәм планнар күп. Барыгызга да уңышлар телим», — дип йомгаклады ул.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев