Кукмарада прокуратура экология законнарын бозуны ачыклады
Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Кукмара районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлегендә экология законнарының үтәлешен тикшерде.
Авыл хуҗалыгы оешмасының бөртекле культуралар иккән вакытта әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау фактлары ачыкланды.
«Атмосфера һавасын саклау турында»гы Федераль закон нигезендә юридик затлар һаваны пычрату куркынычы булганда, аны киметү буенча чаралар планын эшләргә тиеш.
Әмма юридаик зат, әлеге законны бозып, начар метеорологик шартларда һаваны пычратучы матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планын эшләмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Ул каралды, бер вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев