Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада полиция хезмәткәрләре каракны тоткарлаганнар

Билгесез ир, веранда тәрәзәсе рамын алып, өйгә үтеп керүен һәм 15 мең сумлык кесә телефонын, кием һәм 3 пычакны урлаган

Полиция хезмәтенә Магистральный урамындагы шәхси йортларның берсенә чит кеше керүе турында хәбәр алына. Әлеге хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре килгәч, йорт хуҗасы 24 июньнән 25енә каршы төндә билгесез ирнең, веранда тәрәзәсе рамын алып, өйгә үтеп керүен һәм 15 мең сумлык кесә телефонын, кием һәм 3 пычакны урларга маташуын әйтә. Начар ниятле ир полиция хезмәткәрләре тарафыннан шунда ук тоткарлана. Тикшерү барышында аның 54 яшьлек  булуы, элек хөкем ителгәнлеге, район авылларының берсендә яшәве ачыклана. Угрылыкта шикләнелүчегә карата җинаять эше ачылып, кулга алына. Мондый җинаять өчен законда иң зур җәза – 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев