Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Өлкәннәр көне уңаеннан булачак чаралар

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда пенсионерлар өчен түбәндәге чаралар оештырылачак:

- 29 сентябрьдә һәм 6 октябрьдә “Добреев” кибете янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре,

- 3 октябрьдә 15.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт (керү бушлай),

- 6, 7 октябрьдә пенсионерлар, пенсия таныклыгын  күрсәткән очракта, Кукмара шәһәре мунчасында 50 процент ташлама белән юына алачаклар. 6 октябрьдә (шимбә) – хатын-кызлар, 7 октябрьдә (якшәмбе) – ирләр көне,

- 1 октябрьдә өлкәннәр, пенсия таныклыгын  күрсәтеп,  Кукмараның Ленин урымындагы 23 йортта урнашкан чәчтарашханә хезмәтеннән ташлама белән файдалана алачаклар.

Светлана ҖАМАЛИЕВА, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев