Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада наркотик кулланган өчен тугыз кеше җаваплылыкка тартылган

Быел исәпкә куелучыларның саны быел бермә-бер артты.

Урамда түгел, ә нәкъ менә өй эчендә парник ясаган кеше турында ишеткәнегез бар идеме? Юктыр, мөгаен. Чөнки мондый төр җайланма булдыру бары тик психоактив чара – марихуана өчен гөл чүлмәгендә киндер үстерүчеләрнең генә башына киләдер дип беләм. 

Бу хакта тулырак район эчке эшләр бүлегенең оперуполномоченные Илнур Яруллин менә ниләр сөйләде:

«Март аенда районыбыз авылларының берсендә үз хуҗалыгы белән яшәүченең киндер үстерүе турында оператив хәбәр алынды. Без, өйгә тентү ясау өчен чыгарылган карарны алып, тиешле адрес буенча юлга кузгалдык. Йорт хуҗасы биредә теркәлгән, әмма үзе Казан шәһәрендә яши икән. Кайтты бу, кибеткә сугылды. Сәүдә ноктасыннан чыкканда без моны тоткарладык һәм танышу өчен карарны күрсәттек. Иң элек шаһитлар күз алдында шәхси тентү уздырылды. Аның джинсы чалбары кесәсеннән марихуана алынды. Сумкасыннан ике футляр чыкты, аның эчендә шулай ук әзер наркотиклар иде. Өйгә кердек. Бүлмәләрнең берсендә кап-кара төстәге тукыма капланган, шкаф шикелле итеп ясалган тартмага күз төште. Нәрсә икән бу, дип ачып җибәрсәк, үзебез дә аптырап калдык. Райондашыбыз дүрт яктырткыч, өч җилләткеч, ике фильтр куеп, автомат рәвештә сугару системасы көйләп, парник ясаган булып чыкты. Эчендә, җиде зур гөл чүлмәгендә рәхәтләнеп киндер үсеп утыра. Эш әле моның белән генә төгәлләнмәде: бу ирнең законсыз рәвештә тыелган үсемлекләр үстерүен рәсмиләштердек тә өйнең чормасына мендек. Анда исә шактый күләмдә киптерү өчен идәнгә әйбәтләп җәеп куелган киндер үсемлеге ята иде. Бер өлеше целлофан пакетка тутырылган, бер өлеше тукымага тезеп куелган. Әлеге хуҗалыктан барлыгы ике килограмм кипкән үлән алынды. Киндер үстерүенең сәбәбен ул үзенә файдалану өчен дип аңлатты, сатарга җыенмавын әйтте. 25 яшьләр тирәсендәге бу ир-егет суд карары нигезендә шартлы рәвештә өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде», - ди ул.

«Йорт эчендәге парникны райондашыбыз өйдәгеләренә ничек аңлатты икән?» – дим полиция хезмәткәренә.

«Ул әлеге үсемлекләрне ике атнага бер тапкыр Казаннан кайтып карый. Сораштыра башласалар: “Монда - экзотик гөлләр, аларны үзем үстерәм, тәрбиялим”, - дип әйтә. Аннары ул парникны, шик тудырмас өчен, әнисенең гөлләре арасына урнаштырган. Без килгәндә, җайланма янында савытларга утыртылган борыч, помидор кәлшәләре дә үсеп утыра иде», - ди Илнур Яруллин. 

Район үзәк дәваханәсенең нарколог табибына исәпкә куелганнан соң, күп кеше, ихтыяр көчен эшкә җигеп, үзен кулга аладыр дип уйлый идем. Әмма барысы да түгел, арада кабат җинаять юлына басучылар бар икән шул. 

«Апрель аенда Кукмарадагы шәхси йортларның берсендә яшәүче, наркоманлык буенча исәпкә алынып, өч ел дәвамында табиб күзәтүе астында булган райондашыбызның гаражына тентү уздырырга туры килде. Футлярда әзер, киптерелгән киндер үсемлекләре табып алынды. 1973 елгы райондашыбыз үз җәзасын алды. Тагын бер искәртеп узам: киндер (конопля) составындагы матдәләр психотроп үзлекләргә ия, шунлыктан аны үстерү, саклау һәм куллану тыела», - ди оперуполномоченный Илнур Яруллин 

Моннан дүрт ел элек мәк орлыгы кайнаткан вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган 47 яшьлек кукмаралы турында ни дияргә инде? Ул чагында әлеге ир үз гамәлләре өчен үкенүен күз яшьләре аша белдерсә дә акылга утырмаган бит. Май аенда район эчке эшләр бүлегенә аның кабат мәк кайнатуы хакында оператив хәбәр килеп ирешә. 

«Мәк җыю сезоны әле башланмаганлыктан, әлеге ир Казан базарыннан күп итеп гап-гади мәк орлыгы сатып ала. Электр поезды белән кайта һәм, кирәкле катнашмалар өстәп, фатирында аны кайната. Без Кукмарадагы күпкатлы йортта ул яши торган фатирга килдек. Ишекне ачучы булмагач, өй эчендә бернинди кеше йөргән тавыш та ишетелмәгәч, аның чыгуын подъездда сагалап тордык. Бераз вакыттан соң, як-ягына карана-карана, әкрен генә чыкты бу. Шаһитлар каршында шәхси тентү ясадык, кесәсеннән медицина шприцлары, ә сумкасыннан кайнату өчен кирәкле булган сыеклыклар алдык. Наркологта исәптә торучы әлеге ир административ җаваплылыкка тартылды», - ди оперуполномоченный.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил НУРГАЛИЕВ:

- Кукмарада наркотиклар белән бәйле хәл тотрыклы булса да, исәпкә куелучыларның саны быел бермә-бер артты. Кукмарага наркотиклар башлыча Казаннан керә. Быел тугыз кеше – наркотик кулланганга, дүртесе – диагностик дәваланудан баш тартканга, ә өч райондашыбыз үзендә күп күләмдә булмаган наркотик матдә саклаганы өчен административ җаваплылыкка тартылды. 
Соңгы вакытта наркотик матдәләр башлыча интернет-кибетләрдән сатып алына. Аларны кулланучы яисә законсыз саклаучыларның күбесе – яшьләр, арада гаиләлеләр дә бар. Якыннарының наркотик белән бәйләнгәннәрен белгәч, әти-әниләре, хатыннары бөтенләй аптырап кала. Тоткарланучылар арасында исә үз гамәлләре өчен үкенүчеләр дә, битараф булучылар да, кабат наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт инспекторлары кулына эләгүчеләр дә бар. Җәза вакыты төрлечә булырга мөмкин. Әгәр кеше марихуананы үзе өчен үстергән икән, аны алты елга кадәр, ә инде сатарга дип әзерләгән очракта алты елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә инде күләме зур булган синтетик наркотиклар өчен җәза вакыты ун елдан башлана. 
Суд карары чыгып, ун көн узганнан соң, шәхси тикшерү вакытында алынган наркотик матдәләр, махсус комиссия җыелып, фото һәм видео ясап юкка чыгарыла. 

Район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов сүзләренә караганда, бүгенге көндә дәваханәдә наркотик кулланган өчен 54 кеше исәптә тора. Шуларның 21е – «наркомания» диагнозы белән, ә 33е - профилактик исәптә. Исәпкә куелган наркоманнарның иң яшенә – 19, ә иң өлкәненә 48 яшь. Наркоманлык буенча исәпкә алынучылар өч ел дәвамында табиб күзәтүе астында торырга, өстәвенә психолог белән дә аралашырга тиеш. Әгәр алар кабул итүгә килмиләр икән, гомер буе да исәптән төшерелмәскә мөмкиннәр. 

Фото: «Татар-информ» МА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев