Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Мәк» операциясе башлана

Полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта, алар юкка чыгарылачак. 

Ел саен республикада «Мәк» оператив-кисәтү операциясе үтә. Быел аның беренче этабы 8 июльдә башлана. 

Операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта, алар юкка чыгарылачак. 

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80, 89172599062 (оперуполномоченный Илнур Яруллин) номерларына шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев