Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Мияссәр Мансуровның якты истәлегенә багышланган кичә узды (фоторепортаж)

Район Мәдәният йортында районыбыз тарихында якты эз, күркәм хатирәләр калдырган легендар шәхес Мансуров Мияссәр Мансур улының якты истәлегенә багышланган кичә узды

Район Мәдәният йортында районыбыз тарихында якты эз, күркәм хатирәләр калдырган легендар шәхес Мансуров Мияссәр Мансур улының якты истәлегенә багышланган кичә узды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, “Татагропромстрой” җәмгыятенең генераль директоры Ирек Закиров, Ятмас-Дусай, Березняк авыл җирлекләре башлыклары Фирая Гарифуллина, Рөстәм Шәрипов, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов, язучылардан Әхәт Гаффар, Газинур Морат, Рифә Рахман һәм башкалар чыгыш ясады.
- Мияссәр Мансур улы кызыксынучан, кешенең хезмәтен күрә һәм чын күңеленнән сөенә белә торган шәхес иде. Аның район ветераннар советы рәисе булып эшләгән елларда әйткән төпле фикерләре хәзер дә исемдә. Мин аларны үземә алып, эшчәнлегемдә бик теләп кулланам. Район тормышыннан һәрчак хәбәрдар булды, аның Кукмараны беренче итеп күрәсе килде. Мияссәр абый безнең күңелләрдә легендар шәхес булып сакланачак, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Әдәби чара районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев