Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада җәмәгать транспортын дезинфекцияли башладылар

Мондый төр чаралар ОРВИ һәм грипп эпидемиясе белән бәйле хәл стабильләшкәнче башкарылачак.

Коронавирус инфекциясен кисәтү өчен Кукмарада автобусларга көндәлек рәвештә дезинфекция уздыралар. Бу турыда Кукмара муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

«Районның барлык җәмәгать автотранспортында дезинфекцияләү эшләре оештырыла. Профилактик чаралар республикада эпидемиологик хәл стабильләшкәнче башкарылачак», - диелә хәбәрдә.

Транспорт хезмәтендә эшләүчеләр махсус эретмә белән автобус эчен, урындык, тәрәзә, тотынгычларны сөртә.

Кукмара районы халкын җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга чакырабыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга киңәш итәбез. Шикле симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев