Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында семинар үткәрелде

Анда Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән, барлыгы 170 мәдәният хезмәткәре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге район Мәдәният йортында “Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре” темасына семинар үткәрде. Семинарда Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән, барлыгы 170 мәдәният хезмәткәре катнашты. Семинарның икенче өлеше Зур Сәрдек һәм Вахит мәдәният йортларында дәвам итте. Чарада катнашучыларга Зур Сәрдекнең “Сердәш” (җитәкчеләре - Рәмзия Хөсәенова) фольклор ансамбле “Чәчкә” (җитәкчеләре - Альмира Шәймәрданова) халык бию ансамбле белән берлектә “Туган якның рухи хәзинәсе” дигән райондагы матди булмаган мәдәни мирас объектлары үрнәкләре, Вахит авылы мәдәният йортының “Наза” фольклор ансамбле “Бәби туе” исемле гаилә-көнкүреш йоласыннан өзек тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk