Кукмарада Мәскәү өлкәсе кешесен мошенниклык өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Кукмара районы прокуратурасы Мәскәү өлкәсенең моңарчы хөкем ителмәгән 41 яшьлек кешесенә карата гаепләү карарын раслады. Ул гражданинга зур зыян китереп, мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, гаепләнүче кәрәзле телефон ярдәмендә интернет челтәрендәге «Авито» сайтына БМВ е53 автомобиленә тапшырулар тартмасы (коробка передач) сату турында белдерү урнаштыра. Ир-ат сатып алырга теләүчедән 2024 елның 8 августында үзенең банк картасына 10 000 сум һәм 9 августында 60 000 сум күләмендә акча ала, әмма баштан ук сату шартларын үтәргә уйламый. Ә алынган акчалар белән үзе теләгәнчә эш итә.
Ир-ат үз гаебен таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.
Җинаять эше Кукмара судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев