Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада күпбалалы гаиләләргә торак сертификатлары тапшырылды

Торак сертификатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә.

Районыбыздан күпбалалы Ракеевлар һәм Ивановлар гаиләләре торак сертификатларына ия булды. Әлеге мөһим һәм шатлыклы вакыйга уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев гаиләләрне тәбрикләп, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм сертификатларны тапшырды.

Торак сертификатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Әлеге дәүләт ярдәме торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ, аз керемле, күпбалалы гаиләләр өчен зур мөмкинлекләр ача.

Куркино авылында яшәүче Ракеевлар гаиләсендә биш бала — өч малай һәм ике кыз тәрбияләнә. Лельвиж авылыннан Ивановлар исә алты бала — өч малай һәм өч кыз үстерә. Сертификатлар нигезендә Ивановлар гаиләсенә Кукмара шәһәренең Ворошилов урамындагы яңа йорттан ике ике бүлмәле фатир, ә Ракеевларга Тимер юл урамында төзелгән күпфатирлы йорттан бер бүлмәле фатир биреләчәк.

Лельвиж авылыннан Ивановлар гаиләсе.
Лельвиж авылыннан Ивановлар гаиләсе.

— Без — алты бала тәрбияләүче күп балалы гаилә. Торак өчен чиратка 2014 елда баскан идек. Бу бәхетле көнне озак еллар көттек, бик дулкынландык. Республикабыз һәм район җитәкчелегенә күп балалы гаиләләргә күрсәткән игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт, — диде Михаил Иванов. 

Күпбалалы әни Римма Ракеева да шатлыгын яшермәде:

— Без дә бу бәхетле көнне шактый еллар көттек. Ниһаять, хыялыбыз тормышка ашты. Дәүләт ярдәме өчен чын күңелдән зур рәхмәт. Документларны рәсмиләштергәндә дә бернинди авырлыклар булмады. Куанычын күрергә язсын, — диде ул. 

Куркино авылында яшәүче Ракеевлар гаиләсе.
Куркино авылында яшәүче Ракеевлар гаиләсе.

Яңа фатирлар бу гаиләләр өчен яңа мөмкинлекләр, уңайлы тормыш һәм бәхетле киләчәккә таба мөһим адым булачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев