Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада куну өчен чит йортка кергән ирне хөкем итәчәкләр

Югары Арбаш авылында яшәүче 62 яшьлек ир РФ Җинаятьләр Кодексының «Торакның кагылгысызлыгын бозу» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Кукмара районы прокуратурасы Югары Арбаш авылында яшәүче 62 яшьлек ир кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 139нчы маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (торакның кагылгысызлыгын бозу).

Сорау алу версиясе буенча, 2021 елның 27 сентябрендә исерек хәлдәге ир, куну максаты белән, законсыз рәвештә Кукмара шәһәрендәге йортларның берсенең бүлмәсенә үтеп керә. Шул рәвешле ир зыян күрүче торагының кагылгысызлыгын боза.
Ир кеше үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше асылда карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев