Кукмарада котыру чиренә каршы йорт хайваннарына прививка ясала
Вакцинация бушлай үткәрелә.
26, 27, 28 декабрь көннәрендә, иртәнге сәгать 8дә район ветеринария берләшмәсе Кукмара шәһәрендә мөгезле эре терлек, эт-мәчеләргә бушлай вакцинация уздыра. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе хәбәр итте.
Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала. Прививка мәҗбүри. Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала.
Вакцинация түбәндәге урамнарда ясалачак: Тукай, тыкрыгы, Тукай, Көньяк, Луговая, Әхтәмов, Г. Кутуй, Ямашев, Г. Ильясов, Үтәмешев, Ахунов, Рахманкулов, Фазлыйәхмәтов, Жомбин, Мәрҗәни, Шарипов, Биктәши, Булатов, А. Королев, Гафиятуллин.
Котыру авыруы дәвалап булмый, хайваннар һәм кеше үлеменә китерә торган куркыныч чир. Вакцинация ясап үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев