Кукмарада кошчылык тармагы киң үсеш ала
Ветеринария таләпләре үтәлергә тиеш.
Яз кояшы бераз елмаюга, авыл халкы чебеш, каз-үрдәк бәбкәсе турында кайгырта башлый. Абзар-курасын, азыгын хәзерли... Ә кош-кортны кайдан сатып алырга соң?! Хәзерге заманда монысы да әллә ни авырлык тудырмый. Ун көнлеге кирәкме, бер айлыгын алырга телисеңме - капка төбеңә кадәр китереп бирәләр... Ә аларны тәрбияләү буенча һәр кешенең үз тәҗрибәсе, алымнары бар, тик шуңа да карамастан кайбер таләпләр һәркем өчен уртак.
Ветеринария таләпләре үтәлергә тиеш
Соңгы елларда Кукмарада кошчылык тармагы киң үсеш алды. Үзләрендә инкубаторы булган крестьян-фермер хуҗалыклары, төрле җирләрдән алып кайтып сату итүче эшмәкәрләр дә бар. Әмма ветеринария белгечләре аларның барысына да ышанырга киңәш итми. Төрле чирләрне кисәтү максатында, сатучының документларын, кош-кортны кайдан алганлыгы турында белешмәсен сорарга онытмагыз, дип искәртә.
«Чыннан да, районда чеби үстерергә теләүчеләргә мөмкинлекләр бик зур. Озак еллар кошчылык белән шөгыльләнүче Кукмарадан Илнур Сәмигуллин, Халидә Кадыйрова, Татар Толлысыннан Илнар Баһаманов исемендәге эре крестьян-фермер хуҗалыклары бар. Алар инкубаторда йомыркадан каз, үрдәк, бройлер һәм башка төрле кош-корт чыгартып сата. Хәтта аларны чит район, шәһәр, республикаларга да озата. Шулай ук Кукмарадан Мансур Рәхимуллин, Илдар Шәңгәрәев, Илдус Фазлыев, Сазтамактан Расим Хайруллин, Мәмәширдән Фәннур Шәрифуллин, Туембаштан Данил Мотыйгуллин, Иске Каенсардан Дамир Абдуллин кебек алып сату белән шөгыльләнүче эре эшмәкәрләр дә уңышлы гына эшләп килә. Болар - иртә яздан кара көзгә кадәр иң актив эшләүчеләр. Әлеге исемлекне тагын дәвам итәргә булыр иде. Тиздән Аш-Буҗидан Фәнис Хәмәтдинов та кошчылык тармагына кереп китәчәк. Ныртыда күркә фермасы бар. Алар барысы да безнең ветеринария хезмәтендә теркәлгән. Кош-корт сатып алганда төрле кыен хәлләргә тарымас өчен, ышанычлы, кулында ветеринария документы булган алыпсатарлар белән генә эшләргә киңәш итәм», - дип сөйләде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесенең урынбасары Нургали Гарипов.
Белгечнең сүзләренә караганда, ветеринариянең төп максаты - райондагы иминлекне контрольдә тоту, шуңа күрә белгечләр саклану чараларының үтәлешенә зур игътибар бирә.
«Районга кош алып кайтыр алдыннан эшмәкәрләр ветеринария хезмәтенә килеп гариза яза. Белгечләр, аның хуҗалыгына барып, күпләп кош тоту өчен шартлар бармы, һәм ул тиешле таләпләргә туры киләме икәнлеген тикшерә. Шулай ук “Меркурий” системасына теркәлеп, электрон сертификат алырга кирәк. Кош-кортны кайдан алып кайтырга җыенуың турында ветеринария хезмәтенә заявка биргәннән соң, әлеге җирлекләрнең, кошчылык фабрикаларының иминлеген республиканың Баш ветеринария идарәсе тикшерә. Бары шуннан соң гына рөхсәт кәгазе бирелә», - диде белгеч.
Кош-кортларны яхшылап чистартылган, дезинфекция ясалган урынга ябарга кирәк. Алар яшәгән урыннарына, караучыларга, бер төрле азыкка ияләнәләр. Ә бу режим бозылганда, бик зур стресс кичерәләр, дип аңлатты әңгәмәдәшем. Шуңа күрә аларның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен, бер атна-ун көн тирәсе ияләнгән катнаш азыгын ашатырга, җылы, коры урында тәрбияләргә киңәш ителә. Үргән бәрәңгене язын кош-корт, терлекләргә ашатырга ярамый, дип сөйләде белгеч. Чөнки анда зыянлы соланин дигән агулы матдә барлыкка килә икән. Күпләп кош-корт үлеме күзәтелгән очракта, аны лабораториягә алып килеп тикшертү хәерле.
Кошчылык – җаваплы хезмәт
Элек кенә ул әти-әниләр, иртән-иртүк торып, тартмаларны мамык шәлләр белән төреп, инкубаторга чеби алырга баралар иде. Соңга калырга ярамый, чөнки су буе чират көтәсе. Хәзер исә барысы да җайлашкан: телефон аша языласы һәм көнендә-вакытында барып кына аласы.
Кукмара инкубаторын җитәкләүче Халидә апа Кадыйрованың сүзләренә караганда, апрель урталарында беренче партия чеби чыгуы көтелә икән. Күпьеллык тәҗрибәсе булган җитәкче үзенең киңәшләре белән дә уртаклашты.
«Кечкенә чебиләр җылы ярата, ә бер айлыкларны 18-20 градуста да тәрбияләргә мөмкин, иң мөһиме – үтәли җил булмасын. Чебиләргә артык эссе кирәк түгел, алар үзләрен җылыта. Шулай ук абзарда һава йөреше яхшы, вентиляция көйләнгән булырга тиеш. Ашатуга килгәндә, чебиләргә инкубаторда катнаш азык бирәбез, аның составына кошларга кирәкле барлык төр витаминнар да була. Шуңа күрә башка төрле азык ашатырга уйлаган вакытта аңа акрынлап ияләндерсәң яхшырак. Яшеллек чыккач, кычыткан һәм башка үләннәр дә витамин чыганагы булып тора. Кайнамаган, талыккан су бирергә кирәк. Якынча менә шулай тәрбияләгәндә чебиләр ике айда чалырлык булып җитешә. Безнең халык алдындагы абруебыз кадерле. Чөнки алыпсатарлар товарлары сатылып беткәннән соң юкка чыга, ә без беркая да китмибез, адресыбыз, телефон номерларыбыз билгеле, һәркем үз фикерен белдерә ала. Шуңа күрә клиентларыбыз канәгать калсын, дип тырышабыз», - диде ул.
Кукмарадан Илмира апа Шәңгәрәева да кошчылык белән шөгыльләнә башлаганга унбиш еллап бар инде дип сөйләде. Үткән ел беренче партия чебиләрне 28 апрельдә алып кайтканнар, быел да шул тирәдә булыр, диделәр.
«Һәр эшнең үз авырлыклары булган кебек, бу да – зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Эшләгән вакыт эчендә кешеләрдән хурлаган, мактаган сүзләрне дә күп ишетергә туры килде. Шуңа күрә кош-корт саткан саен үсеп китсәләр генә ярар иде, дип борчылып торабыз. Без күбесенчә 35 көнлек чебиләр белән сату итәбез. Аларны дөрес итеп ашатырга, аякларын туңдырмаска киңәш итәбез, асларына пычкы чүбе җәйсәң яхшы. Кошчылык белән шөгыльләнүче фабрикалар бик күп, аларда чебиләрнең токымнары, бәяләре төрле. Шуңа күрә кешеләрдән алдан заявка алабыз. Ә чеби алып кайтыр алдыннан бөтен ветеринария таләпләрен башкарабыз: машина, абзар, хәтта анда керү юлларына хәтле дезинфекция ясала. Чисталык, тәртип беренче урында булырга тиеш», - диде ул.
Чебигә дә тәрбия кирәк
Битләнгер авылыннан Наилә апа Миннәхмәтова ел саен икешәр тапкыр 30-40 бройлер чебеше алып үстерә. Кошларны ел саен бер, ышанычлы сатучылардан гына ала.
«Авыл кешесе эшсез тора аламы соң?! Инде балалар мәшәкатьләнмә, артык эш эшләмә, диләр. Чөнки яшем дә бар - 81не тутырдым, бабай белән икебез генә торабыз, балаларның үз тормышлары. Шулай да тик торасы килми. Вакытында эшкәртеп, туңдыргычка тутырып куйсаң, күчтәнәчкә әзер ризык бит», - диде ул.
Наилә апа чебиләргә азыкны кыштан хәзерли башлый. Мин запас булып торганын яратам, ди. Моның өчен сохари киптерә, иртә яздан, кыйммәтләнгәнче дип, катнаш азык сатып ала.
«Чебиләргә азыкны пешкән бодай, җебетелгән катнаш азык, балык мае, акбур кушып хәзерлим. Шулай ук бабай көн саен тузганак үләне җыя, ул витаминнарга бик бай. Әле чеби үстерер өчен, кәҗә дә асрыйбыз, аның сөте файдалы. Икенче бер савытка коры бодай, катнаш азык салып куябыз. Шулай итеп, безнең чебиләр алдында берничә төрле ашау тора. Чеби асрар өчен, артык зур абзарлар кирәк түгел, безнең җылы сарай бар, көннәр уңайлангач, сарай алдына чыгарабыз», - дип, озак еллар тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашты хуҗабикә.
Югары Арбаш авылыннан Сәрия апа Хәбибуллинага да шалтыратып, чеби үстерү серләре турында сөйләшеп алдык. Ул да җәен ике тапкыр 50шәр бройлер чебеше алып тәрбияли.
«Аллаһ боерса, быел сиксәнешәрне алырбыз дип торабыз әле. Кош-корт үстерүнең әллә ни авырлыгы юк, чирләмәсеннәр генә. Тормыш иптәшем белән икәү карыйбыз. Балаларның үз тормышлары, улларыбыз – гаиләләре белән Кукмарада, ә кызыбыз Өркештә яши. Чебиләргә дип, кыштан ук сохари киптерәбез, берничә төрле катнаш азык, тарттырылган борчак, кукуруз оны сатып алабыз. Шулай ук үзебез тегермәндә, эрерәк итеп, бодай белән арпа чыгартабыз, кычыткан җыеп туратабыз. Сыерның буаз чагы булмаганда, әчегән сөт сулары да салабыз. Ашарларына билгеле бер режим белән түгел, тагаракларында беткән саен салып торам. Көн шулар янында узып китә», - диде ул.
Сәрия апа бер айлык чебиләрне май ахырында сатып ала. Алар бер ай ярымда чалырлык булып өлгерә икән. Бройлерларны эшкәртеп, итен суыткычка тутырып куялар. Үзебезгә дә, балаларга да әзер ризык, диделәр.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев