Кукмарада клиент калдырган сумкадан акча урлаган өчен Киров өлкәсе таксистын хөкем итәчәкләр
Заявкаларның берсе буенча ир өч пассажирны Казаннан Кукмара районының Иске Кнә-Юмья авылына алып кайткан.
Кукмара районы прокуратурасы Киров өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул гражданинга зур зыян китереп урлауда гаепләнә.
2021 елның 29 сентябрендә гаепләнүче арендаланган «Лада Приора» автомобилендә Казанда такси хезмәте белән шөгыльләнгән. Заявкаларның берсе буенча ир өч пассажирны Казаннан Кукмара районының Иске Кнә-Юмья авылына алып кайткан. Шул вакытта клиентларның берсе очраклы рәвештә такси салонында үзенең сумкасын калдырган.
Гаепләнүче аннан 13 мең сум акчаны урлаган.
Соңрак ирне тоткарлаганнар, ул үз гаебен таныган, әмма зыянны капламаган.
Зыян күрүче гражданлык дәгъвасы белдерде. Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев