Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада көчле җил берничә бинаның түбәсен алып ташлады

Элеккеге РайПО бинасының түбәсе берничә машинага җитди зыян салды.

Кукмарада көчле җил нәтиҗәсендә Ленин урамында урнашкан элеккеге РайПО бинасының түбәсенә зыян килде. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хәев хәбәр итте.

«Бүген кичке сәгать алты тирәсендә җил 600 квадрат метр мәйданлы түбәне алып ташлады. Түбә бина янында торган 6 җиңел машина өстенә төште. Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк », - диде ул.

Вакыйга урынында Газинур Хәев җитәкчелегендәге 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 8 хезмәткәре эшләде, шулай ук Шәмәрдән эзләү-коткару отрядыннан 4 кеше ярдәмгә җәлеп ителде. 

Моннан тыш, элеватор һәм 1нче гимназиянең  50шәр квадрат метр мәйданлы түбәләре җимерелде.

фото: районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев