Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясенең утырышы узды

Республикада юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемнәрнең кимүе динамикасы бар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясенең утырышы узды. Анда видеоконференция режимында район башкарма комитеты комиссиясе  дә катнашты.

 Утырышны  республиканың  Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Чара барышында Шамил Гафаров хәбәр иткәнчә, республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча планлы эш алып барыла. Республикада юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемнәрнең кимүе динамикасы бар.

Утырышта Кукмара, Буа районнарында исерек хәлдә шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча муниципаль комиссияләрнең эшчәнлеге уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев