Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада юл фаҗигасендә мотоциклчы һәлак булган

Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген, 10 майда, сәгать 12.50дә "Мамадыш-Кукмара" автоюлының 55нче чакрымында мотоциклчы һәм чит ил автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек Хонда мотоциклы йөртүчесе, Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешенә таба барганда узып китәр алдыннан үзе чыгарга җыенучы полосаның буш булуына һәм узып китү өчен араның тиешенчә булуына инанмый, узып киткән вакытта каршы як полосага чыга һәм Киа Пиканто автомобиле белән бәрелешә.

Бәрелгәннән соң мотоциклның ягулык багы очып китеп,  Мамадыш ягыннан Кукмара юнәлешендә хәрәкәт итүче Шевроле Спарк машинасына тия. 

Юл-транспорт һәлакәтендә мотоциклчы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләр килгәнче, алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Ул мотошлемнан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев