Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерек хәлдә руль артына утырган яшь егет хөкем ителде

Хәзер аңа 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк, суд аны транспорт чараларын йөртү хокукыннан да 2 ел 10 айга мәхрүм итте

Кукмарада автомобиль белән икенче кабат исерек хәлдә идарә иткән 19 яшьлек егет хөкем ителде.

Район прокуратурасы аңа карата дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд егетне әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Биредә шунысы ачыкланды: шушы елның февралендә исерек хәлдә машина йөрткән өчен егет җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Җинаять җәзасын үткән вакытта ул яңадан шундый ук куркыныч гамәл кылган. 10 март кичендә, автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, исерек хәлдә руль артына утырган һәм кибеткә аракыга киткән. Юлда полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Егет үз гаебен таныды. Хәзер аңа 220 сәгатьлек мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк, суд аны транспорт чараларын йөртү хокукыннан да 2 ел 10 айга мәхрүм итте.

Хөкем карары үз көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk