Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада җинаять эзләрен яшерү өчен фатирга ут төрткәннәр

Полиция бу җинаять шаһитләренең хәбәр бирүләрен сорый

Кукмараның Нур Баян урамындагы күпфатирлы йортларның берсендәге фатирга ут төрткәннәр.

- 14 марттан 15 мартка каршы төндә  билгесез кеше, фатирга тәрәзә аша законсыз рәвештә үтеп кереп, аннан плазмалы сыек кристаллы телевизор, тузан суырткыч, шкатулка һәм ике пар көмеш алкаларны урлый, - дип комментарий бирделәр район эчке эшләр бүлегендә.

Җинаять эзләрен яшерү өчен карак фатирга ут төрткән. Янгын фатирдагы барлык милекне юк иткән, фатир тулысынча зыян күргән.

Хокук саклаучылар әлеге җинаятьне күреп калган  шаһитләрнең (884364)2-70-80, 02 телефоннары буенча хәбәр бирүләрен сорый. Анонимлык гарантияләнә.

фото: Ильнар Тухбатов/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk