Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Бәйрәм кунаклары өчен күңел ачу программасы әзерләнде.

Кукмараның Комсомол мәйданында Яшьләр көне узды. Бәйрәм кунаклары өчен күңел ачу программасы әзерләнде: спорт уеннары, актив ял яратучылар өчен конкурслар, интерактив зоналар, самокатинг буенча мастер-класслар, гитарник, районның яшь шагыйрьләре арасында «Шигъри баттл».

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Иң кызыгы, әлбәттә, төп сәхнәдә булды. Программаны җирле яшьләрнең бию һәм вокал номерлары белән ачтылар. Кичәнең хэдлайнерлары булып башкала кунаклары чыгыш ясады.

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

«Монда шәп музыка һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе!» – дип бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты Алинә.

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, СВОда катнашучы Ришат Мөлеков яшьләрне сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

«Кукмара, барыгызны да бәйрәм белән! Сезнең ярдәмегез өчен барлык сугышчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең Ватаныбыз бер, һәм без аның өчен көрәшәбез. Яшьләр — ул безнең киләчәгебез. Ә илнең киләчәге дөрес сайлауга бәйле», — диде хәрби, яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Кукмарада Яшьләр көнен бәйрәм иттеләр

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә районның актив яшьләрен бүләкләү булды. Чара яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев