Кукмарада яшәүче Зөлфәр Нәкыйпов 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза
Зөлфәр абый тормыш иптәше Раилә ханым белән ике балага гомер бирә.
Вараксин гармунында уйнап озатып калды безне Зөлфәр абый Нәкыйпов. 90 яшьлек ветеранны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Римма Гафиятуллина, профсоюз оешмасы рәисе Елена Исаевалар килде.
Зөлфәр абый Березняк авылында туып-үсә. Хезмәт юлын Кукмара кирпеч заводында башлый, аннан соң СМУ оешмасында дәвам итә. Лаеклы ялга чыкканчы соңгы 14 елда район үзәк дәваханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә шофер булып эшли.
Бик күпләргә ярдәм кулы сузган, табиб-фельдшерларны үзвакытында авырулар янына китереп җиткергән Зөлфәр абый үзе дә 1975 елда зур фаҗигагә очрап көчкә исән кала. Бәхетсезлек очрагы СМУ оешмасында эшләгәндә була. «Урал» машинасында агач материаллары алып кайтканда юлны аркылы үткән электр баганасындагы ут чыбыкларын таяк белән күтәрә ул. Ә иптәшенә машина белән узарга куша. Нәтиҗәдә электр тогы кулларын, аякларын, баш артын җәрәхәтләп узып, аяк бармакларына зыян салып үтә. Аның исән калуын могҗизага тиңлиләр, гомере өчен табиблар дүрт ай көрәшә.
Берничә елдан Зөлфәр абый дәваханәгә күчә. Аны биредәге коллектив тиз арада үз итә. Чөнки тормышын яратуы, үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итүе, беркайчан да күңелен төшермәве, нинди генә очракларда да югалып калмавы белән һәркемдә хөрмәт уята ул.
Зөлфәр абый тормыш иптәше Раилә ханым белән ике балага гомер бирә.
— Әнинең вафатыннан соң, әтинең сәламәтлеге какшады, шулай да үзендә яшәү көче таба белде, — ди аны тәрбияләүче кызы Зәлилә— Әтинең эшләгән чорында бар тормышы дәваханә, авырулар белән бәйле иде. Хәзер дә шул елларны сагынып искә ала. Онытмыйча, юбилее белән котларга килгәнегез өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев