Кукмарада яшәүче хатын-кызны алимент буенча бурычы җыелган өчен хөкем иткәннәр
Аның алимент буенча гомуми бурычы 1,8 миллион сумнан артып китә. Хатын-кыз үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән, тумышы белән Киров өлкәсеннән булган, Кукмарада теркәлеп, шунда яшәүче 40 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын хуплады. Ул балигъ булмаган баласын карау өчен акча түләмәүдә гаепләнә.
Эш материаллары буенча, әлеге хатын-кыз суд боерыгы нигезендә 2011 елның декабреннән балигълык яшенә җитмәгән кызын карау өчен ай саен акча түләргә тиеш була. Шуңа да карамастан, 2024 елның апрелендә мәҗбүри эшләр рәвешендә 50 сәгать күләмендә административ җәзага тартылган гаепләнүче, алимент түләү бурычын үтәми, балага матди ярдәм күрсәтми. Аның алимент буенча гомуми бурычы 1,8 миллион сумнан артып китә.
Хатын-кыз үз гаебен таныды.
Суд аңа 6 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 4 ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев