Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче кеше урлау өчен судка тартылачак

Ул үз гаебен таный һәм урланганны кире кайтара.

Кукмара районы прокуратурасы 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул чит территориягә законсыз үтеп кереп, гражданга зур зыян китереп, чит кешенең мөлкәтен яшерен урлауда гаепләнә.

Эш материалларына караганда, 2024 елның 19 гыйнварында, көндез, ир-ат исерек хәлдә, җәмәгать мунчасында персоналлар өчен бүленеп бирелгән бүлмәгә керә һәм анда калдырылган сумкадан 13 мең 600 сум акча салынган кошелекны үзләштерә.

Соңрак ир-атны кулга алалар. Ул үз гаебен таный һәм урланганны кире кайтара. 

Җинаять эше Кукмара районы судына карау өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk