Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

Чарага 51 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 35 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителде.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр ашыгыч хезмәтләр белән берлектә район Мәдәният йортында укулар үткәрде.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

«Чараның максаты — объектларда янгын сүндерү вакытында шәхси составның оештыру һәм гамәли күнекмәләрен тикшерү, янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне эвакуацияләгәндә ашыгыч хезмәтләр белән хезмәттәшлек итү», — дип билгеләп узды районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Ильмир Хәбибрахманов.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

Ул аңлатканча, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу нәтиҗәсендә кинотеатр бинасында янгын чыга. Башта бик сизелмәсә дә, алга таба ялкын телләре көчәйгәннән-көчәя. Объект вәкиле сүзләренчә, икенче катта бер кеше калган.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

«Подразделениенең дежур каравылы шартлы янгын урынына килде. Зыян күрүчене эзләү башланды. Ул кино залында табылды һәм ашыгыч ярдәме күрсәтү бригадасына тапшырылды», — диде Ильмир Хәбибрахманов.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

Укытуга 51 кеше һәм 10 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 35 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Кукмарада янгын сүндерүчеләр күнегүләр үткәрде

Янгын сүндерү бүлекчәләренең һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең үзара килешеп башкарган гамәлләре нәтиҗәсендә янгын тиз арада юкка чыгарылды. Күнегүләр барышын күзәткән һәм бәяләгән белгечләр, чара тәмамланганнан соң, җентекле анализ үткәрде. Аларның фикеренчә, күнегүдә катнашучыларның барысы да грамоталы, килешкән төстә гамәлләр үтәп, куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев