Кукмарада “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды
Конкурс кысаларында мәктәп сайтына авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бизнес-план, проектлар, авыл тарихлары, фәнни-гамәли эшләрдән барысы 800 хезмәт килде.
Зәп-зәңгәр күк йөзен кабатланмас гүзәллеккә төреп, алтын-кызыл төсләр белән туган авылымда имин таң ата. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән җиһанда янә яңа көн туа. Туган җирдә, кояш белән бергә күзләреңне ачып, ашыга-ашыга эшкә бару – олы бәхет. Һәр кешене эшләп яшәргә өйрәткән газиз авылны үстерү, матурлау, киләчәктә халык санын саклап калу бурычы тора алдыбызда. Кызганычка каршы, бүгенге көндә яшьләрнең күпчелеге шәһәр тормышын кулайрак күрә. Балаларга туган авылның никадәр кадерле булуын аңлату, аны олыларга өйрәтү, буш вакытларын файдалы эш белән шөгыльләнүгә юнәлтү максатыннан, Ядегәр урта мәктәбендә “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды.
Ике ел рәттән конференциягә Габделхак абый Каюмов исемен бирүебез дә юкка түгел. Ул, авылыбызда туып, Казанда гомер итсә дә, атна саен авылдашларына дин сабаклары укыту өчен кайтып йөргән остаз. Дини китапларын аркасына асып, Шәмәрдәннән төшәргә машина булмаганда җәяүләп булса да йөрүләрен өлкәннәр сокланып искә ала. Балачагымда аның дәресләрендә әхлак нигезләренә төшенсәм дә, Ядегәр халкы белемле, тәрбияле булсын, дөрес тормыш белән яшәсен өчен янып-көеп йөрүенең туган туфрак хакына булуын үсеп җиткәч кенә аңладым. Туган авылга мәхәббәт Габделхак абыйның уллары Зөфәр белән Рәшит, оныгы Рөстәмгә дә ата каны аша сеңгән. Алар әтисе һәм бабасының якты истәлегенә авылыбызның мәчетен яңарттылар, юл буена “Сәвия” чишмәсен ясаттылар, рамазан аенда ел саен авыл халкы өчен өчәр көн ифтар үткәрәләр, мәктәбебезгә дә һәрдаим ярдәм итәләр.
Конференция Казан федераль университеты белән ике арада килешү төзү нигезендә республика күләмендә үткәрелде. Конкурс кысаларында мәктәп сайтына авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен бизнес-план, проектлар, авыл тарихлары, фәнни-гамәли эшләрдән барысы 800 хезмәт килде. Махсус комиссия тарафыннан эшләрне тикшереп бәяләгәннән соң, иҗади хезмәтләре яхшы дип табылган 250 укучы укытучы белән бергә мәктәбебезгә чакырылды. Эшләрне юнәлеше буенча 13 секциягә бүлдек. Узган елдан аермалы буларак, быел укытучылар өчен дә аерым бәйге оештырдык. Алар үзләренең федераль дәүләт стандартлары нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәләре, авторлык программалары белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Инициативалы, сәләтле укучыларның осталыклары, фәнни эшләрне ни дәрәҗәдә башкарулары белән кызыксынып, мәктәбебезгә дәрәҗәле кунаклар да килделәр. Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин; тарих фәннәре кандидаты, авыллар тарихын өйрәнүче Нурулла Гариф; филология фәннәре докторы, профессор Рифат Сверигин, Габделхак абыйның улы Зөфәр белән килене Фәнүзә, абыйсы Заһит, районыбызның мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, аспирантурада укучы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз балаларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләделәр. Якташыбыз Фоат Галимуллин укучыларның туган авыл, әти-әниләренә багышланган матур шигырьләрен; табигать, ел фасыллары турындагы кызыклы хикәяләрен тыңлагач, иҗат итә белүче балаларның күп булуына куанды. Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Айсылу Габдрахманованың “Бөек җиңүнең кадерле йөзләре”, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Булат Фәсәхиевның “Акыллы теплица” проекты, Ядегәр мәктәбеннән Ләйсән Бикмөхәммәтованың “Сокта сок нихәтле?” хезмәтләре иң яхшылары дип табылды. Тырышып хезмәт башкарган бер генә кеше дә игътибарсыз калмады, 79 балага һәм укытучыга төрле дәрәҗәдәге дипломнар, 148 кешегә лауреат исеме бирелде.
Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, Ядегәр урта мәктәбе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Я ваще такова не видел!!!это круто!!
0
0